ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Төньяк Осетиядә XIX гасыр җәмигъ мәчетен торгызганнар

5 май 2019, 14:00

Эльхотово авылында мәчетне төзекләндерү мәхәллә кешеләре, иганәчеләр һәм меценатлар ярдәмендә башкарылган.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Эльхотово Төньяк Осетия авыл җирлегендә шимбә көнне зур күләмле реконструкциядән соң XIX гасыр азагы җәмигъ мәчетен ачтылар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

  • Эльхотово җәмигъ мәчетен 1899 елда төзиләр. Бина репрессия елларын кичергән. Бөек Ватан сугышы вакытында мәчетне тулысынча диярлек җимереп бетергәннәр.

Еллар узгач, мәчеткә йөрүчеләр, спонсорлар һәм меценатлар ярдәме белән дин йортын торгызганнар. Күрше төбәкләрдән дә ярдәм килгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10