ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлки районы кызлары суда туп уйнау ярышларында өченче урынны алды

5 май 2019, 02:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районы кызлары суда туп уйнау ярышларында өченче урынны алды Кызлар бу ярышларда район гына түгел, Татарстан Республикасы данын да яклады бит.

(Әлки, 5 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районың “Актай” командасы суда туп уйнау буенча 15 яшькәчә кызлар арасында Бөтенроссия ярышларында катнашып мактаулы өченче урынны алып кайтты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышлар 22-26 апрельдә Ленинград өлкәсенең Кириши шәһәрендә узды. Кызларыбыз һәр көнне көндәшләре белән очрашып, Түбән Новгород командасын 8:2, Санкт-Петербургның җыелма командасын 2:6 исәбе белән җиңделәр.

Хуҗалар – “КИНЕФ” командасы белән очрашуда көчләр тигез булды (9:9). Ханты-Мансийск шәһәре командасы белән уенда кызларыбыз нибары бер очкога оттырдылар. Нәтиҗәдә “Актай” командасы өченче урынны алды. Ә Айгөл Фәсахова ярышларның иң яхшы капкачысы дип танылды.

Кызлар бу ярышларда район гына түгел, Татарстан Республикасы данын да яклады бит. Тренерлары Александр Георгадзеның, спортчыларның тырышлыгы бушка китмәде – “Актай” шәп уен күрсәтеп, лаеклы чыгыш ясады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10