ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама ветераннары "Лента" сәүдә үзәгендә концерт оештырган

5 май 2019, 07:00 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Түбән Кама ветераннары Кибеттәге әлеге чара ветераннар хорының 14 майда Халык иҗаты йортында узачак хисап концертын тәкъдим итү буларак оештырылган.

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Түбән Камада "Лента" сәүдә үзәгенә килүчеләр үзенчәлекле тамашаның очраклы шаһитлары булганнар. Эш шунда ки, сугыш һәм хезмәт ветераннарының халык хоры бирегә килүчеләр өчен концерт оештырган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ветераннар "Плясовая" һәм "Пчёлочка златая" рус халык җырларын башкарганнар, халык алар чыгышын бик ошаткан, видеога төшерүчеләр дә булган.

Кибеттәге әлеге чара ветераннар хорының 14 майда Халык иҗаты йортында узачак хисап концертын тәкъдим итү буларак оештырылган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10