ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлмәт егете ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турнирында өченче урынны алган

4 май 2019, 19:00

Ярышларда Россиянең 12 төбәгеннән 350 көрәшче катнашты.

(Әлмәт, 4 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 26-28 апрель көннәрендә Мәскәү өлкәсендә "Йөрәк линиясе" хәйрия фонды призларына  ирекле көрәш буенча Ачык Бөтенроссия турниры узды. Анда Әлмәт егете Кирилл Краснов өченче урыны алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышлар 2004-2006 һәм 2007-2009 елгы егетләр арасында узды. Анда Россиянең 12 төбәгеннән 350 көрәшче катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча Әлмәт спортчысы Кирилл Краснов 68 кг авырлык категориясендә бронза медаль яулады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10