ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Бердәм дәүләт имтиханында нәрсәгә әзер булырга? - "Ватаным Татарстан"

4 май 2019, 12:00

"Җавап бирә алмасаң, интуицияңә таян!" - психолог шулай киңәш итә.

(Казан, 4 май, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова). 27 майда бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабы башлана. Аны республикада 18 меңләп кеше тапшырырга җыена. Имтиханнар 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. “ВТ” хәбәрчесе укучылардан, аларның әти-әниләреннән имтиханнарга әзерләнү турында сорашты.

Курку хисе, кач!

Быел БДИның алдан бирү этабында ил буенча 28 мең укучы катнашкан. Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов әй­түенчә, сынаулар гадел узган. Бирем­нәрне интернетка чыгару кебек күңелсезлекләр күзә­телмәгән. Тик шулай да 163 укучы телефоннан, шпаргалкадан файдаланган өчен имтиханнан куып чыгарылган. Татарстан Мәгариф өлкәсенә күзәтчелек итү буенча департамент җи­тәкчесе Наталья Гречанникова имтиханны начар бирү­челәргә кабат тапшыру мөмкин­леге булуын, әмма шпаргалка, телефон белән тотылучыларның аны киләсе елда гына бирә алачагын искәртә. Бездә ел саен уртача 4-5 укучы имтихан ка­гыйдә­ләрен боза.

– Бала имтиханны куркып тапшырырга тиеш түгел. Уку­чының сынауга тыныч күңел белән баруына ирешү – күмәк эш. Өйдә баланы имтиханга психологик яктан әзерләүдә әти-әниләр җаваплы. Психологларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәр­гә мөмкин, – ди Татар­стан­ның мә­гариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

“Миңа ашыгырга кирәк”

Казанның 19 нчы гимназиясе укучысы Әмил Нуруллинны рес­публикада Рөстәм Миңнеханов­ның ярдәмчесе буларак беләләр. Республика башлыгы янында бер көн эшләде ул. Әмилнең дә БДИ бирер чагы җиткән.

– Имтиханнарга һәр көн әзерләнергә тырышам. Гадәттә, 2-3 сәгать вакытым шуның белән уза. Җәмгыять белеменнән курсларга йөрдем. Дулкынлану бар, әмма ул курку түгел. Хәзерге вакытта сәясәт, тарих, җәмгыять белеменә бәйле факультетларны барлыйм. Алар Казанда да, башка шәһәрләрдә дә бар. Шуңа күрә кая барасымны төгәл әйтә алмыйм, – ди ул.

Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында эшләп укучылар да бар. Андыйлар ничек барысына да өлгерә икән?

– Көз көне “Шаян ТВ”га эшкә урнаштым. “Яңа Гасыр” каналына балачактан бирле йөрим. Казанның 2 нче гимназиясендә укыйм. Миңа һәрвакыт каядыр ашыгырга кирәк. Эш күп булганда, киресенчә, барысына да өлгерәм, – ди Мәликә Мотыйгуллина. – КФУның татар филология­се һәм журналистикасы бүле­генә укырга керергә хыялланам. Максатым билгеле, шуңа күрә бер вуздан икенчесенә сикереп йөрмәячәкмен. Гимна­зиядә барлык фәннәрне дә яхшы укыталар. Бары җәмгыять бе­леменнән генә репетиторга йөрим. Татарча уку берничек тә БДИ бирүгә комачауламый. Киресенчә, булыша гына. Безгә терминнарны урыс телендә дә аңлаталар. Формулалар бөтен телдә дә бер инде ул. Көн саен сәгать 10да ятып, иртән 7 тулганда торам.

Сыйныфташларым да миңа кичен өй эшен сорап язарга ярамаганлыгын белә. БДИ би­рем­нәрен бераз эшлим дә ял итеп алам: сценарий язам, кул эшләре белән шөгыльләнәм. Башны бертуктаусыз мәгълүмат белән тутыруны үзеңне җәфалау дип саныйм. Бәлкем, бераз дулкынлану бардыр, ләкин әлегә мин тыныч. Сынауга, әйдә ярар, бирермен әле, дип җиңел карарга ярамый. БДИ бирү – җитди эш.

Һәркем өчен дә сынау

– Кызыбыз Сөмбел быел 11 нче сыйныфны тәмамлый. Татар гимназиясендә укый, теләге – вузга чит телләр юнәлеше буенча укырга керү, – ди Камал театры артисты Миләүшә Шәй­хетдинова. – Инглиз һәм урыс телләреннән, җәмгыять беле­мен­­нән репетитор ярдә­мендә әзерләнә. Айга 15 мең сум акча китә. Аларны хәзер хәтта “алтын медаль”гә баручы укучылар да яллый. Ни өчен дигәндә, мәктәптә имтиханнарга әзерләү тәртибе аерыла. Укытучының күп вакыты хисап тутыру өчен китә. Кызыбыз төнге сәгать 1–2гә кадәр әзерләнеп утыра. Дөрес, укуны ял белән чиратлаштыра. Концертларда волонтер булып та эшли. БДИ баланың бөтен мөмкинлеген дә бәяли дип әйтә алмыйм. Кызымның танышына укытучылар 9 сыйныфтан соң китәргә тәкъдим иткән булган. Янәсе, БДИны бирә алмаячак. Тик ул башка мәктәпкә күчеп, үзенең уңышка ирешәчә­ген дә­лилләгән. Шулай итеп, хи­миядән 100 балл җыйган. Шуңа күрә алдан берничек тә әйтеп булмый. Безне бигрәк тә вузларга документлар тапшыру мәсьәләсе борчый. Аны берничә урынга тапшырып, бәйге рейтингы артыннан күзәтеп өлгерә алмабыз дип куркабыз. Укучыларга да, укытучыларга да уңышлар телим.

Гөлназ Бикчәнтәева, узган ел имтиханда 100 балл туплаган Казан дәүләт медицина университетының 1 курс студенты:

– Мин фармация бүлегендә укыйм. Химиядән 100 балл җыйдым. 11 нче сыйныфның башында кая барасымны хәл итмәгән идем әле. Әни укытучы булгач, әллә укытучылыкка барыргамы икән, дигән уйлар да булмады түгел. Химиядән белемем түбәнрәк иде. Башта химия укытучысы белән дәресләрдән соң калып әзерләндек. Репетиторларга йөрергә мөмкинлек булмады. Иптәш кызым миңа вебинариум дигән сайт турында сөйләгән иде. Бик шәп портал булып чыкты ул. Химиягә өр-яңадан онлайн курслар ярдәмендә әзерләндем. Яшьләрне аңлый торган яшь укытучы барысына да җиңел төшендерде. 100 балл туплау өчен бик күп көч куярга кирәк. Үзем кичке сәгать 11-12гә кадәр өйрәндем. Вузда уку теләгем зур иде. Түләүледә уку өчен акча кирәк, шуңа күрә бюджет бүлегенә укырга керергә омтылдым. БДИ ул – сынауларның берсе генә. Аның өчен артык борчылмагыз, вузда уку тагын да катлаулырак булачак. Кемдер шпаргалка язып үзен көчлерәк хис итә. Ләкин аны имтиханга алып кермәскә киңәш итәм.

Казанның 171 нче мәктәбе психологы Тәнзилә Сәлимҗанова киңәшләре

Укучыларга:
1. Имтиханда сине нәрсә бор­чы­­га­нын ачык­ла! Баш­ка авыр­­лык­лар­ны ни­чек җи­ңүеңне искә тө­шер. Бу проблеманы хәл итәргә бу­лы­шачак.
2. “Мин имтиханны уңышлы би­рә­чәкмен!” дип кабатлап, үзеңне тынычландыр.
3. Көн саен берәр теманы өйрән, аларны ятларга димәгән. Тестлар­ны секундомерга эшләп кара. Иң мөһим вакыйгалар, схе­малар, фор­мулаларны язып, күз алдында тор­ган урыннарга, әйтик, компь­ютер, көзгегә ябыштырып куй. “Имтихан­ны яхшы тапшы­ра­чакмын”, “Җай­лы билет эләгәчәк” дигән язулар да өс­тәргә була. Шпар­галка язу бе­лем­не истә калдырырга ярдәм итәчәк.
4. Төрле фәннәрне яхшы белгән уку­чылар белән аралаш. Әйтик, син дустыңа математикадан бу­лыш­саң, ул сиңа урыс теле буенча ­бе­­­лем­нәреңне арттырырга ярдәм итә ала. Дуслык хисе бик мөһим.
5. Имтихан вакытында сорау­ларны бер кат күз белән йөртеп чыгып, мәгънәсен аңларга тырыш. Башта караламада җиңел булган би­рем­нәрне эшлә. Мин бит шактый балл җыйганмын дип, үзеңне мактап куй. Җавап бирә алмасаң, интуицияңә таян!

Әти-әниләргә:
1. Математикадан яки физи­кадан балама булыша алмыйм дип бор­чыл­магыз. Иң мөһиме – сезнең аңлау. Әйтик, балагызга имтихан­нарны уздыру тәртибе турында аңлата, паспорт, каләм, су алырга кирәклеген искә төшерә аласыз. Имтиханга шоколад биреп җибә­рергә онытмагыз! Аудиториядә тын­чу булса, тәрәзәне ачтыруны сорасын. Менә шундый киңәшләр белән дә ярдәм итеп була.
2. Балам фәлән кадәр балл туплый алмас дип борчылмагыз. Сынаудан соң да тәнкыйтьләмәгез! БДИ бала­ның бар мөмкинлеген дә бәяләми. Бер яктан сәләтле бул­маганнар икен­че яктан талантлы булырга мөмкин. Бер әйберне гел анализ­лау депрессиягә китерә. БДИ ту­рында һаман тукып тору кирәк­ми. Бер ай, ун көн калды дип кисә­түдән туктагыз. Имтихан алдыннан бала үзен тыныч тотсын өчен үз хис-ки­черешләрегезне җиңәргә өй­рә­негез. Ул яки кызыгызны баш­калар белән чагыштырмагыз. Аны бары үзенең кечкенә яки үсмер чагы белән генә чагыштыра аласыз.
3. “Мин сине яратам”, “Син – иң яхшысы” дигән елмаю, кояш рәсеме төшкән рәсемнәр элеп, балагыз кәе­фен күтәрсәгез, начар булмас. Ул һәрвакыт сезнең яратуыгызны тоеп торсын.
4. Баш, арка, муенына массаж ясау да көч кертергә булышыр, баш миен эшләтеп җибәрер.
5. Балык, эремчек, күрәгә, яшел­чә-җиләк-җимешләргә өстенлек бирегез. Балагыз имтиханга күп ашап бармасын. 

БДИ – 2019 яңалыклары

  • Быел математика сынавының бары бер өлешен генә сайлап була. Бу – йә база, йә профиль өлешен генә дигән сүз.
  • Урыс теле, җәмгыять белеме, тарих һәм чит телдән имтиханнар буенча контроль-үлчәү материалларында үзгәрешләр кертелде. Әйтик, урыс теленнән укучылар иншаларның бер үк төрле калыпларын ятламас өчен яңа өзекләр кертелгән. Чит телләрдән “Минем фикер” дигән темага инша язарга туры киләчәк. Тарихтан биремнәрне үтәү буенча өстәмә кагыйдәләр кертелгән. Бу сорауга җавап урынына тарихи чыганак текстын күчереп язу кебек очракларга юл куелмасын өчен кирәк.
  • "Кызыл” аттестат алу өчен барлык фәннәрне “5ле” билгесенә укудан тыш, имтиханны яхшы тапшырырга кирәк. БДИ тапшырган укучының урыс теле һәм математикадан (профиль дәрәҗә) баллы 70тән дә ким булмавы шарт. Беренче мәртәбәдән үк бу чик баллны үтә алмаганнар мәктәпне “5ле”гә бетерү турындагы аттестат алу хокукын югалта.
  • Республикада имтихан үткәрүдә катнашкан укытучылар өчен дә өстәмә акча түләнә башлаячак. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10