ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Кукмара укучылары Бөтенроссия туган телләр форумында җиңгән

4 май 2019, 03:00 , Фото: kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/4nche-urta-mktp-ukuchylary-ichelr-isemlegend

Кукмара укучылары Бөтенроссия туган телләр форумында җиңгән Форум кысаларында татар теле буенча Халыкара олимпиада һәм "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсына йомгак ясалды.

(Кукмара, 4 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Универсиада авылының халыкара информация үзәгендә Бөтенроссия туган телләр форумы узды. Кукмара укучылары җиңүчеләр исемлегенә кертелгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Форум кысаларында татар теле буенча Халыкара олимпиада һәм "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсына йомгак ясалды. Кукмара 4нче урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Ильяс Үзбәков һәм 4 сыйныф укучысы Динә Гыйниятова җинүчеләр исемлегенә кертелгән иде.

Укучыларны әлеге конкурса мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Динә Йөзмөхәммәтова һәм Гөлфия Хәйдәрова әзерләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10