ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әлки районында Нәби Дәүли исемендәге VI ачык фәнни-тикшеренү конференциясе үтте

4 май 2019, 08:00 , Фото: alki-rt.ru/news/yaңalyiklar/lki-rayonynda-nbi-dli-isemendge-vi-achyk-fnni-tiksheren-konferentsiyase-tte

Әлки районында Нәби Дәүли исемендәге VI ачык фәнни-тикшеренү конференциясе үтте Ә икенче өлешендә 15 укучының татар һәм рус телләре һәм әдәбияты мәсьәләләренә багышланган эшләрен тыңлап бәя бирделәр.

(Әлки, 4 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Быел Әлки районында укучыларның Нәби Дәүли исемендәге VI ачык фәнни-тикшеренү конференциясе гадәтләнгәнчә гимназиядә түгел, Балалар иҗаты йортында үтте. Язучы исемен йөртүче уку йортында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Чарага Гөлфия ханым Дәүләтшина кайткан. Ул Казандагы Каюм Насыйри музее хезмәткәре, әтисе исемен мәңгеләштерү буенча армый-талмый зур эш алып бара. Конференция кунагы әтисе әсәрләре буенча балалар ясаган рәсемнәрне, алар укыган шигырьләрне дулкынланып карады һәм тыңлады.

Укучылар әзерләгән сәхнә күренешен карагач һәм укытучылар башкаруында Нәби Дәүли сүзләренә язылган “Әлкием-әллием-бәллием” җырын тыңлагач, конференциядә катнашучыларны гимназия директоры Фәридә Яруллина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова сәламләделәр.

Ә икенче өлешендә 15 укучының татар һәм рус телләре һәм әдәбияты мәсьәләләренә багышланган эшләрен тыңлап бәя бирделәр. Шунысы сөендерде: балалар төрле темаларны бик кызыксынып өйрәнгән, тулы итеп ачкан, һәм аларның чыгышы залда утыручылар өчен дә кызыклы булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10