ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты бер төркем делегация белән Суслонгерга барып кайтты

4 май 2019, 07:00

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты бер төркем делегация белән Суслонгерга барып кайтты 2015 елның апрелендә хәрби комиссариат беренче тапкыр бу лагерьда шәһит киткәннәрне искә алды,мемориаль такта куйдыртты.

(Әтнә, 4 май, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Арча-Әтнә хәрби комиссариаты елына ике тапкыр – Бөек Җиңү көне алдыннан һәм июнь аенда сугыш башланган көнне, районнардан бер төркем кеше Мари иленә барып, каберлекне зыярәт кылуны матур гадәткә кертте. Быел да Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршылап, ике дистәгә якын кеше Суслонгерга барды. Бу турыда “Әтнә таңы” сайтында хәбәр ителә.

Зыярәт кылучылар арасында ТНВның "Халкым минем" тапшыруын алып баручы Ләйсәнә Садретдинова, “Арча хәбәрләре” журналисты Гөлсинә Зәкиева, “Әтнә таңы” журналисты Сүрия Мингатина, Арча ДОСААФ җитәкчесе Рөстәм Алиев, запастагы майор Юрий Козлов һ.б. бар иде. 

Делегацияне Суслонгер җирлеге җитәкчеләре, шул төбәкне өйрәнүче математика укытучысы Галина Лихачева каршы алды.

Суслонгер зиратына барып, каберлекне чистартып, алып барган туган җир туфрагына чәчәкләр утыртып, мәрхүмнәр рухына догалар ирештергәннән соң, әлеге төбәкне өйрәнүче Галина Алексеевна белән лагерь, штаб булган урыннарны сәяхәт кылды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10