ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Фаил Фәтхетдинов: Татар матбугатын бетермибез дисәк, яңа алымнарга өйрәнү кирәк

3 май 2019, 13:54 , Фото: Владимир Васильев

Фаил Фәтхетдинов: Татар матбугатын бетермибез дисәк, яңа алымнарга өйрәнү кирәк Башкортстанның "Кызыл таң" иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов белән әңгәмә.

(Казан, 3 май, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). "Кызыл таң" иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасын Башкортстанның төп татар газетасы дип атарга була. Бу дәүләт карамагындагы басма, бүгенге көндә 5337 тираж белән тарала. "Кызыл таң" нәшриятында шулай ук "Тулпар" журналы һәм "Әллүки" балалар журналы чыгып килә. Коллектив конвергент ысул белән эшли, ягъни ул универсальләшү юлында - бер үк кешеләр, һәрбер басманың үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучылар өчен материаллар әзерли. Бу нисбәттән "Кызыл таң" татар медиасы өчен бер өлге булып тора. "Татар-информ" "Кызыл таң"ның эшләү ысуллары турында аның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновтан белеште.

- Фаил әфәнде, бүгенге көндә редакциягездә ничә кеше эшли?

- “Кызыл таң” нәшриятында бүгенге көндә 48 кеше эшли. Без өч басма чыгарабыз: “Әллүки” журналын, “Тулпар” яшьләр журналын һәм “Кызыл таң” гәзитен. Балалар өчен “Әллүки” журналы аена бер мәртәбә чыга. “Тулпар” журналы ике айга бер мәртәбә, ягъни елына алты мәртәбә чыга. “Кызыл таң” гәзите атнасына өч мәртәбә чыга.

"Бер журналист берничә төрле итеп эшли, бу аның эш хакында да күренә"

Безнең редакция конвергент: журналистларыбыз бары тик бер матбугат басмасы өчен генә эшләми. Алар алда санап үтелгән һәр матбугат чарасында һәм аларга караган ике сайтта эшли. Мәсәлән, яшьләр өчен оештырылган чарада булабыз икән, аннан сайт өчен онлайн хәбәрләр, гәзит өчен оператив материал, ә журнал өчен аналитик материал язабыз.

 

- Редакция структурасы нинди?

- Формаль алганда, һәр матбугат чарасының үз редакциясе бар. Чөнки аларда эш хакын түләү категорияләргә бүленгән. Мәсәлән, иҗтимагый-сәяси гәзит эш хакы түләү буенча иң югары статуста тора. Шуннан соң яшьләр матбугаты, шуннан соң балаларныкы бара. Ләкин безнең хезмәткәрләр тулы ставкага “Кызыл таң”да эшләргә һәм шул ук вакытта ярты ставкага журналларның берсендә эшләргә мөмкиннәр. Бер журналист берничә төрле итеп эшли ала һәм бу аның эш хакында да күренә дигән сүз.

- Һәм материалларны әзерләгәндә бер журналист төрле аудиторияләргә эшли булып чыгамы?

- Әйе, шулай булып чыга.

Дежур хезмәткәрләребез төнге сәгать 12гә кадәр эшли, аларның һәрберсендә оператив эш өчен планшет бар. Мәсәлән, хәбәрче чарага чыгып китте ди: ул аннан планшетта гына хәбәрләр яза һәм сайт "админка"сына куеп бара. Хәбәрләрне тиз арада мөхәррир урынбасары тикшерә һәм сайтта "бастыру" төймәсенә баса. Шуннан соң хәбәрче иртәнгә кадәр газета өчен материал өлгертә.

Кайбер редакцияләрдә хәбәрчеләрнең материалларын техник хезмәткәрләр урнаштыра. Ә бездә алай түгел. Һәрберсенә логин белән пароль бирдек, шулай эшлиләр.

Сайтта чыккан материалларын хәбәрчеләр социаль челтәрләрдәге аккаунтларына элеп бара. Шул рәвешле сайтка керүләрне арттыралар. Хәзер без һәр хезмәткәргә социаль челтәрдә үз битен булдыру бурычын куйдык - ул ВКонтактеда, Одноклассникида, Фейсбукта һәм Инстаграмда булырга тиеш. Материалларның аудиториясенә карап, хезмәткәрләр аларны теге яки бу социаль челтәрләргә куялар. Мәсәлән, авылдагы терлекче турындагы материал Инстаграм өчен бик бармый, ул Одноклассникига барырга мөмкин - димәк, Одноклассникига куябыз. Шуннан соң, терлекчегә шалтыратып, материалын бүлешүне үтенәбез: "Без сезнең турыда сайтка яздык, зинһар, авыл мәктәбе сайтына куегыз, социаль челтәрдәге битегезгә күчерегез, сылтама куегыз", - дип сорыйбыз.

Бу ни өчен кирәк? Бездә хәзер гонорар системасы материалларны сайтта караулар саныннан тора. Шуңа күрә хезмәткәрләребез үз материалларын сайтта күп карату белән кызыксына. Материаллары күп укылса, гонорарлары күбрәк чыга.

- Бу системага сезнең яшь журналистлар да, өлкәннәр дә күчтеме?

- Барысы да күчте.

- Хезмәткәрләр моны ничек кабул итте?

- Әлбәттә, бик авыр кабул иттеләр. Чөнки моңа күнегеп китү бик җиңел эш түгел. Ә заман шуны таләп итә. Әгәр дә синең эшлисең килә икән, эш урының саклансың диясең икән, бүгенге тормышка ияреп барырга кирәк. Хәтта алдан да барырга кирәк.

Атнасына бер мәртәбә (гадәттә, сишәмбе көнне) мин "оперативка"да сорыйм: "Одноклассники"га күпме кеше керттең?" Шулай итеп үзебездә статистика алып барабыз. Кайбер хезмәткәрләр әлегә моны аңламый, ләкин җитәр бер вакыт - басма матбугат бетәргә мөмкин, ә “Кызыл таң” редакциясе калырга мөмкин. Без бит электрон вариантта гына калырга мөмкинбез. Ә шушы вакытта электрон версияне уку өчен кешеләрне, язылучыларны ничек җыярга соң? Әлбәттә, шушылай җыярга калачак. Тираж җыю белән бер бит инде бу.

- Әйе, бу чыннан да алга карап эшләнә торган гамәл.

- Әйе, без аны, үзебез алдан күрергә, безнең гәзитне укысыннар дип тырышырга тиеш.

 

"Төп мәгълүмат чыганагы хәзер - сайт"

- Димәк, хәзер без газетаны аналитик басма дип билгели алабызмы? Басма газетада иркенләп утырып укырлык, анализлы, тәфсилле материаллар чыга, ә сайтта төп таләп - оперативлык, димәк, кыскалык. Шулай бит?

- Газета атнасына өч кенә чыккач, анда берничек тә оперативлык турында сүз була алмый. Гәзитне бит почта хезмәткәрләре дә ике-өч көнгә соңарып китерә. Шуңа анда оператив хәбәр бирүнең бер кирәге дә юк. Гәзитне күбрәк уйларга яраткан, серенә, сәбәбенә төшенергә теләгән кешеләр укый.

- Шулай да, үзегез төп мәгълүмат чыганагы дип “Кызыл таң”ның басма газетасын әйтер идегезме, сайтнымы?

- Сайтны әйтер идем, чөнки сайтта мәгълүмат күбрәк. Ә басма матбугатка сайтка куелган әйберләрнең барысы да керә алмый.

- Сез “Кызыл таң”ны 2001 елдан бирле җитәкләүче шәхес, газетаның төрле чорларын кичердегез. Үзгәрергә кирәк дигән карар кабул итү үзегезгә ничек бирелде? Басма газетаның икенче планга күчеп баруын аңлау ничек булды?

- Күңелем өчен бик авыр әйбер. Мин мәктәптән ук гәзитләр укып үскән кеше. Минем туган ягым Илеш районы. Мин үскәндә “Яшь ленинчы”, “Ялкын”, “Казан утлары” алдыра идек, әнкәйләр “Азат хатын” (хәзерге "Сөембикә" - ред.) журналын укый иде. Башкорт телендә “Агыйдел”, “Башкортстан кызы”, “Башкортстан пионеры” басмаларын, рус телендә “Пионер” журналын алдыра идек. Мин шушыларны укып үскән. Күңелгә басма гәзит нык якын.

Интернетка күчкәндә ниндидер бер психологик барьер булды.

- Ничек җимердегез аны?

- Әгәр дә без татар матбугатын, татар телле журналистларны саклыйбыз, Башкортстандагы татар матбугатын бетермибез дисәк, без яңа алымнарга барыбер өйрәнергә тиеш. Мин моны "оперативка" саен әйтәм.

Безнең өчен Башкортстандагы татар матбугаты күпкә якынрак. Бәлки, татар матбугаты Татарстанда бөтенләй бетмәс. Ә башка регионнар өчен ул куркынычрак булырга мөмкин.

“Ватаным Татарстан”нан да алда барлыкка килгән “Кызыл таң” гәзитенең редакциясе булырга тиеш. Әлбәттә, аның халыкка барып ирешкән форматы төрлечә булырга мөмкин. Ул электрон да булырга мөмкин, басма да булырга мөмкин. Бәлки әле тагын нәрсәләрдер килеп чыгар, без әлегә бит әйтә алмыйбыз. Тик безнең редакция 100 ел яшәгән, димәк, ул алдагы 100 елда да яшәргә тиеш.

- Шулай булсын! Тагын сорау: аудитория хәзер социаль челтәрләрдә, дибез. Журналистларыгыз социаль челтәрләр белән дә эшли белә, дидегез. Ә редакциягездә соцчелтәрләр белән аерым эшләүче махсус хезмәткәре бармы?

- Юк, бездә һәр журналист үзе эшли.

- Үз материалларын социаль челтәрләргә кую, урнаштыру өчен журналистларга нинди дә булса түләү каралганмы?

- Үз материалын куйган өчен түләү каралмаган. Әмма, әйткәнемчә, редакциянең гонорар системасында күп укылган материал өчен өстәмә түләү каралган.

Бездә һәр хезмәткәргә норма куелган: ул сайтка көненә ике материал урнаштырырга тиеш. Шуның гонорары, мәсәлән, бер материалга 40 сум. Әлбәттә, бу күп түгел. Ләкин бит без акчаны бюджеттан алабыз, шуңа бюджеттан чыгып китә алмыйбыз. Көненә ике материал, 20 эш көне, димәк аена синең 40 материал чыга. Шуны кырыкка тапкырлыйбыз да, 1600 сум була. Әмма тагын бар нормасы бар: синең бер материалыңда минимум 60 карау булырга тиеш - димәк, ай дәвамында барлыгы 2400 карау булырга тиеш. Тик безнең 2400 түгел, 20 меңгә кадәр караулар да була. 2400 дигән нормадан 2 меңгә артык ясыйсың икән, коэффициент өстәлә; 4 мең карау икән, тагын өстибез. 10 мең икән, тагын өстибез. Һәм шулай итеп аена 15 мең сумга кадәр килеп чыга.

- Бу сайттан гынамы?

- Сайттан гына.

- Ә уртача хезмәт хакы күпме?

- “Кызыл таң”да уртача хезмәт хакы 24-25 мең сум.

 

"Басма тираж кими, сайтта караулар арта"

- Нинди материаллар сайтта иң күп карау җыя?

- Әлбәттә, фаҗигаләр, артистлар тормышына караган материаллар күбрәк җыя. Ләкин без баш исемгә Хәбировның исем-фамилиясен куйсак, караулар тегеләреннән артып та китәргә мөмкин. 2018 ел, хәтта 2019 елның февралендә менә шулай булды.

- Күзәтәләр, әйеме?

- Әйе, яңа кеше килүе белән бәйледер. Сәяси темага материалларны укучылар күп булды.

- Басма тиражыгыз үсәме, кимиме?

- Басма тираж 5 меңнән артык. Ул кими. Ә сайтта караулар арта. Безгә "өстән" куелган карау планы - аена 32 мең. Тик безнең бүгенге көндә 70 меңнән артык карау. 2018 елда карау планы 21 мең иде. Аны ел буена исәплиләр, шуннан уртачаны чыгаралар һәм күпмедер өстәп әйтәләр. Шуңа 2019 елга планга 32 меңнән артык карау керде. Тик без инде 70 меңне җыябыз!

- Димәк, басма тираж кимүгә сез артык борчылмыйсыз? Аудиториягез интернетта үсә бит.

- Борчылабыз. Чөнки безгә бит керемне басма, кәгазь вариант бирә.

- Сайтыгызда реклама сатыламы?

- Интернетта әлегә реклама бик юк, шуңа хәзер безгә монетизация кирәк. Интернеттан акча алыр өчен, безгә социаль челтәрләрдәге язылучыларны 15-20 меңгә җиткерергә кирәк. Шуннан соң безгә реклама бирүчеләр карый башлар. Хәзер без шушы эшне алып барабыз. Төрле конкурслар белән язылучылар санын арттырабыз.

- Сез моны көн саен шәхсән үзегез күзәтеп барасызмы?

- Үзем күзәтәм. Оперативкада "ни өчен син эшләмәдең" дип сорыйм. Коллективка бурыч куелган: иртән ВКонтакте, Одноклассникига үзегезгә язылучылар өстисез дә, кичен аларны безнең группага кертәсез. Чөнки бу ике эшне бер үк вакытта эшләсәң, ВКонтакте да, Одноклассники да блок куя. Ә өч мәртәбә блок куелганнан соң син үз битеңнән колак кагарга мөмкинсең. Ягъни сине робот дип санарга мөмкиннәр.

- Фаил әфәнде, сез бик тәфсилләп сөйлисез. Сез бу үзенчәлекләрне ничек өйрәнәсез, кем өйрәтә?

- Үзлегемнән өйрәнәм. Кайвакыт балаларыма мөрәҗәгать итәм дә, алар өйрәтә. Улыма 27 яшь, ул киңәшләрен бирә: "Син шундук кертмә, төркемгә чакырма, сине хәзер "блокировать" итәләр", - ди.

Үзлегеңнән өйрәнү әйбәт. Башта син үзең өйрәнеп карыйсың да, нәрсәнедер аңламасаң, белгечтән сорарга була. Әгәр син бернәрсә дә аңламыйча, белгеч сөйли икән, анда инде бернәрсә дә эшләп булмый.

- Ярый, үзегез өйрәндегез, ди. Ә журналистларны моңа кем өйрәтә?

- Мин үзем. Һәр көн оперативкада әйтеп торам. Шулай итеп тырышабыз инде.

"Үзем укыткан кадрлар"

- Кадрлар мәсьәләсе ничек?

- Кадрлар мәсьәләсе безнең өчен бик әйбәт. Мин 1991 елда БГУда, аннан соң пединститутта филология факультетында укыта башладым. Бүгенге көндә редакциябездәге хезмәткәрләр - күбесе минем студентлар.

Гәзиткә язган яшь хәбәчерләрнең барысын да күзәтеп бардым, шуңа алар укырга кергәндә мин барысын да белә идем инде. Ул вакытта бит әле БДИ белән кермиләр иде, кабул итү комиссиясе эшли иде. Ә мин кабул итү комиссиясе әгъзасы идем. Яшь хәбәрчеләрне укырга кертү өчен мин күп көч салдым. Алар укып бетерделәр дә эшкә алындылар, шуннан бирле эшлиләр.

Ярый әле ул вакытта шулай эшләнгән, безгә шулай итеп яшь хәбәрчеләр килде.

Мәсәлән, “Өмет”кә Илдар Фазлетдинов килде. Әминев Әхнәфне дә ничек итеп укырга керткәннәр истә. Шуннан соң Венера Мәҗитова килде. Үзем белән бергә укыган Фәнүс, Резеда Галикеева, Резеда Вәлитова, Мөнир Вафин бездә эшли. Мөнирнең хатыны Илсөяр Вафина да монда эшли.

Миңа алар белән эшләү җиңел, чөнки без бер казанда кайнаган.

Язучы Марат Кәбиров һәм аның хатыны Альмира Кәбирова да бездә укып чыккан, бездә эшләп Казанга киткән шәхесләр.

- Ә яшь кадрлар бармы?

- Менә әле генә яшь кадрларны кабул иттек - Ример Насретдинов, ул Дүртөйледән, армиядән соң килде, безнең педагогия институтының татар бүлеген бетергән. Тагын бер яшь кадрыбыз - Энҗе Ибраһимова, ул БГУның журфагын бетергән. Бездә рус телле практикант журналистлар да бар, чөнки сайтыбыз ике телдә эшли. Рус телле журналистларыбыз рус, татар, башкорт телләрен аңлый. Кадрлар юк дип әйтеп булмый, бар алар.

- Башкорт университеты журфагындагы татар бүлегендә хәзерге вакытта хәлләр ничек?

- Мин әйтә алмыйм.

- Бюджет урыннары бармы?

- Бюджет урыннары татар бүлегенә дә, башкорт бүлегенә дә юк. Ул түләүле. Анда конкурс булмый.

- Ә укырга килгән студентлар телне беләме? Хәзер, мәсәлән, Казан федераль университеты журфагының татар бүлегендә укучыларның күбесе татар телендә яза алмый.

- Бу зур бер бәла инде... Татар бүлеген бетергән студентлар татарча сөйләшә, әмма бу әле бит татар телен беләм дигән сүз түгел. Аларның язма теле юк.

- Бу бөтен татар журналистикасы бәласе. Моны ничек хәл итәргә була?

- Әлбәттә, монда югары уку йортларын гаепләп булмый. Моны мәктәптән, әти-әнидән, гаиләдән үк башларга кирәк.

- Ә ничек итеп?

- Әгәр дә гаиләдә татар теленә караш әйбәт түгел икән, бала мәктәптә дә аңа юньләп карамаячак һәм югары уку йортында шулай дәвам итәчәк. Ә гаиләдә караш булу әти-әнидән тора. Әгәр дә әти-әнисенең ата-бабаларына, тарихына, бөтен нәсел-ыруына карашы төкереп бирерлек кенә икән...

...Моңа, әлбәттә, ата-аналарны гаепләп тә булмый. Чөнки бөтен нәрсә БДИ, мохит белән бәйле. Әгәр дә татар мохите йә булмаса башкорт мохите юк икән, бала ничек туган тел кирәк дип уйласын инде.

Ләкин бит без шушы мохитне үзебез тудырабыз! Шул ук ата-аналар тудыра. Әгәр дә туган телдән гарьләнеп яшиләр икән, нишлисең инде.

Минем ике бала да Уфада тудылар, алар татарча да беләләр, башкортча да аңлыйлар, русча да сөйләшәләр. Ә кызым тагын инглиз, француз, кытай телләрен белә. Ул хәзер Кытайда кытай балаларына инглиз телен укыта. Улым исә, төп эшеннән тыш, татар һәм рус телләрендә туйлар, бәйрәмнәр алып бара. Ул ике телне дә белә, шуңа аңа ихтыяҗ зур.

Ата-анадан барыбер күп нәрсә тора инде, диясем килә.

- Татарстаннан сезнең редакциягә ярдәм бармы?

- Ярдәмне сораган да юк.

- Тәҗрибә уртаклашу?

- Тәҗрибә уртаклашу буенча Бөтендөнья татар конгрессы белән әйбәт эшлибез. Конгресска мине лекция укырга, тәҗрибә уртаклашырга чакыралар. Башка регионнардагы журналистлар белән очрашып, аларның тәҗрибәсен өйрәнү өчен без бик шатланып барабыз.

Безгә сорамасак та аларның ярдәмнәре тиеп тора. Конгресс “Кызыл таң” гәзитенә микроавтобус та бүләк итте. Без бит дүрт ел буе “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” дигән зур проект алып бардык. Уфа шәһәренә, “Нур” театрына бер конкрет районны чакырып, шушы районнан чыккан кешеләрне бөтен Россия буенча җыеп, очрашу үткәрә идек. Бездә барлыгы 54 район, дүрт ел эчендә шуларның 36 районын эшләдек. Соңыннан шушы районнар үзләренең якташлар җәмгыятен төзеделәр. Шушы проектның берсенә Ринат Зиннурович (Закиров - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе - ред.) килде. Шуннан соң ул безгә микроавтобус бүләк итте.

Моннан тыш, Татарстан уздырган “Многоликая Россия” журналистлар конкурсында 2014 елда “Кызыл таң” Гран-при алды, безгә автомобиль бүләк иттеләр. Ул “Лада Ларгус” машинасы әле дә йөри, менә дигән!

Шулай, безне күреп, безне белеп торганнары өчен рәхмәт аларга.

"Татарстан белән Башкортстан бергә гөрләп чәчәк атачак"

- Башкорстанда күптән түгел Татарстан Республикасы көннәре үтте. Сез бу чараның әһәмиятен ничек бәялисез?

- Бу чараның әһәмияте бәяләп бетергесез дип әйтергә кирәк. Соңгы мәртәбә мондый чараны 1988 елда, 31 ел элек булган, диделәр. Беләсезме, анысы аның Башкортстанда Татарстан әдәбияты һәм мәдәнияте көннәре дип аталды. Ә бу юлы Татарстан көннәре. Тарихта беренче мәртәбә бу! Монда икътисад өлкәсендә килешүләр дә, эшмәкәрләр очрашулары да, Актаныш белән Илеш районнарының хезмәттәшлеккә кул куюлары да, югары уку йортлары белән килешүләр дә булды. Чыннан да зур феномен!

 

Әгәр дә безнең икътисади багланышлар бер-берсе белән тыгыз бәйләнсә, мәдәният, әдәбият тәл бәйләнәчәк, сүз дә юк. Хәер, ул элек тә бар иде, ул тукталып торды дигән сүз түгел: театрлар килде, әдәбиятчылар, шагыйрьләр монда булды. Татарстан Язучылар союзы һәрвакыт монда булды. Минем әле дә истә: Татарстан язучылар союзына Рәфис Корбанны куйдылар, ә икенче көнне ул “Кызыл таң”га килде.

Әгәр дә безнең җитәкчеләр үз алларына куйган мәсьәләләр хәл ителсә, Татарстан һәм Башкортстан бергә гөрләп чәчәк атачак. Россиядә ул үрнәк булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10