ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Россия халкын өч көнлек эш атнасы көтә

3 май 2019, 17:48

8 майда эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

(Казан, 3 май, "Татар-информ"). Җиңү көнен бәйрәм итү сәбәпле, киләсе атнада Россия халкы 9-12 май көннәрендә ял итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Өч көнлек эш атнасы – 6 майдан 8 майга, чәршәмбегә кадәр дәвам итәчәк.

8 майда эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Быелгы май ае ял көннәре саны буенча рекордлы булачак. 31 көннең 13 көне - ял. Моннан күбрәк яллар гыйнварда, 14 көн булган.

Озак яллар 5 һәм 6 гыйнвар, 23 февраль ялларын күчерү белән бәйле.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10