ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда уҗымнар белән бәйле хәл аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

3 май 2019, 16:02 , Фото: архив

Татарстанда уҗымнар белән бәйле хәл аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде Гадәттән тыш хәл режимын кертү турындагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Татарстанда уҗым культуралары белән бәйле вазгыять аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Әлеге карарны 2 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Гадәттән тыш хәл федераль һәм республика законнары нигезендә “начар һава шартлары аркасында, авыл хуҗалыгының уҗым культуралары юкка чыгу нәтиҗәсендә, азык-төлек иминлегенә куркыныч янауны кисәтү максатларында” кертелә.

Бу режим республиканың 43 районында кертелде. Район башлыклары һәм Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы биш көн эчендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен җиңеп чыгу буенча чаралар планы эшләргә тиеш.

  • Татарстанда 120 мең гектрада уҗым культуралары һәлак булган. Уҗым чәчүлекләренең яртысыннан артыгына җитди зыян килгән. Әлеге зыян 1,5 млрд сумны тәшкил итә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10