ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Путин Казанда ватан авиациясе музее оештырырга боерды

3 май 2019, 16:24 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Путин Казанда ватан авиациясе музее оештырырга боерды Интерактив музей Ту-144 югары тавышлы пассажир очкычы базасында оештырылырга тиеш.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгына Ту-144 югары тавышлы пассажир очкычы базасында ватан авиациясе музее оештырырга боерды. Бу хакта дәүләт башлыгының быелның 12 февральдә узган “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыру өчен җәмәгатьчелек белән фикер алышу нәтиҗәләре буенча әзерләнгән боерыкларында әйтелә.

“Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем министрлыгына А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү-техник университеты – КАИ базасында ватанның авиация төзелешенә багышланган интерактив музей ачуда ярдәм итәргә <...>”, - диелгән документта.

Музей Казанда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты башлану алдыннан ачылырга тиеш. Йөкләмәне үтәү турында хисапны министрлык 1 августка кадәр тапшырыга тиеш.

Казанның “Московский” мәдәни үзәгендә Владимир Путин белән узган очрашуда Ту-144 базасында музей ачуга ярдәм итү турында КНИТУ (КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов сорады. Дәүләт башлыгы бу идеяне хуплады һәм ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Соңрак билгеле булганча, музейны эшләтеп җибәрү өчен 150 млн сум кирәк. Вуз бу сумманың 37,5 миллионын инде тапкан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10