ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иң бәхетле кешеләр яшәүче Россия шәһәрләре аталды

3 май 2019, 13:34 , Фото: Александр Эшкинин/архив

Иң бәхетле кешеләр яшәүче Россия шәһәрләре аталды Ел башыннан алып үз тормышыннан тулысынча яки өлешчә канәгать булган россиялеләрнең саны 80 проценттан 73кә төшкән.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Үз тормышыннан канәгать кешеләрнең күпчелеге Владивостокта (87% халык), Томскида (86%), Липецкида һәм Оренбургта (85%), Череповецта, Грозныйда һәм Читада (84%) яши. Бу хакта Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты экспертлары тикшеренүенә сылтама белән “Российская газета” хәбәр итә.

“Ел башыннан алып, үз тормышыннан тулысынча яки өлешчә канәгать булган россиялеләрнең саны 80 проценттан 73кә төшкән”, - диелә хәбәрдә.

Тормышларыннан канәгать булучылар саны түбән булган шәһәрләр исемлегенең башында Владикавказ (63% халык), Хабаровск (69%), Воронеж, Петрозаводск һәм Ярославль (70%) тора.

Тикшерү Россиянең 250 меңнән артык халкы булган 78 шәһәрендә уздырылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10