ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Россия Президенты грантлары алу өчен олимпиадалар һәм конкурслар саны артачак

3 май 2019, 11:06

Исемлектәге 279 чара нәтиҗәләре буенча грантка дәгъва кылачак талантлы укучылар исемлеге төзеләчәк.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Җиңүчеләре Президент грантына дәгъва итә алачак олимпиадалар, интеллектуаль һәм иҗади конкурслар исемлеге артачак. Бу хакта “Российская газета”га сылтама белән Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Мәгариф министрлыгы әлеге документны җәмәгатьчелек белән фикер алышу өчен бастырган. Исемлеккә 55 яңа чара өстәләчәк. Алар арасында МГПУ уздыра торган мәктәп укучылары өчен инглиз теленнән “XXI гасыр күнекмәләре” олимпиадасы; Бауман исемендәге МГТУ уздыра торган “Инженер эше” профиле буенча мәктәп укучылары өчен “Киләчәккә адым” олимпиадасы; “Талант һәм уңыш” Мәгариф Фонды уздыра торган “Йолдызлык” Бөтенроссия яшь музыкантлар конкурсы.

Исемлектә барлыгы 279 чара. Аларның нәтиҗәләре буенча призлы урын алучылар һәм җиңүчеләр, талантлы балалар исемлеге төзеләчәк. Алар Президент грантлары алуга дәгъва итә алачак.

“Вузда яки колледжда укыган дәвердә 20 мең күләмендәге айлык Президент грантларын ел саен 1200 студент ала”, - диелә Россия Мәгариф министрлыгы сайтында.

Президент грантлары программасына ничек эләгү турында тулырак https://грантыпрезидента.рф сайтында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10