ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Апас районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр

3 май 2019, 06:00 , Фото: apastovo.ru

Апас районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр Күчтәнәч пакетлары сугыш чорындагы кебек, бабайлар телендә әйткәндә меш-мешок рәвешендә тектерелгән.

(Апас, 3 май, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Бүген районда гомер итүче Бөек Ватан сугышында катнашкан  15 ветеранга һәм Ленинград блокадасының ике шаһиты булган ветераннарга район башлыгы Рәшид Заһидуллин тарафыннан күчтәнәч пакетлар һәм15 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Күчтәнәч пакетлары сугыш чорындагы кебек, бабайлар телендә әйткәндә меш-мешок рәвешендә тектерелгән.

Чүрибураш авылында яшәүче Гаделҗан бабай Габидуллин район башлыгы тарафыннан шундый кадер хөрмәткә бик шатланды.

- Сугыш вакытында солдатның меш-мешогында калай кружка, кашык һәм котелок кына шылтырап йөри иде. Бүген район башлыгы китергән мешокны күтәргесез, нәрсә генә юк монда. Шулай зурлаганы өчен сәламәтлек, эшендә уңышлар, тыныч тормыш телим.

Ил-көннәребез тыныч булсын, балалар шатланып яшәсен, киләсе Җиңү бәйрәмнәрен дә бергә-бергә күрергә язсын, - дип озатып калды Гаделҗан бабай белән 65 ел парлы гомер кичерүче тормыш иптәше Диләфрүз әби.

Бүләк алучы барлык ветераннардан да шундый ук изге теләкләр, олы рәхмәт сүзләре яңгырады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10