ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайда "Заманча супер-әби" бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды

3 май 2019, 07:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайда Районның супер-әбие исеменә Кәтем авылыннан 5 бала тәрбияләп үстергән, 3 онык әбисе Гүзәлия Галиева лаек булды.

(Азнакай, 3 май, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Авыл җирлекләре арасында узган "Заманча супер-әби" бәйгесендә 42 хатын-кыз көч сынашты һәм финалга аларның унысы чыкты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Борын-борыннан әбиләр буыннар чылбырын бәйләүчеләр, гореф-гадәтләребезне, халык иҗатын оныкларына тапшыручылар, аларны бишектән багып тәрбияләүчеләр булганнар. Бу бәйгедә замана әбиләре үзләренең аш-суга, җыр-моңга, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр.

Районның супер-әбие исеменә Кәтем авылыннан 5 бала тәрбияләп үстергән, 3 онык әбисе Гүзәлия Галиева лаек булды. Калган конкурсантлар да төрле номинацияләр буенча бүләкләнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10