ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Бөгелмә мэры Төркия делегациясе белән очрашты

2 май 2019, 23:00 , Фото: bugulma.tatar.ru

Бөгелмә мэры Төркия делегациясе белән очрашты Фикер алышу өчен төп тема Бөгелмә электр насосы заводы территориясендә производство урнаштыру булды.

(Бөгелмә, 2 май, "Татар-информ"). Бөгелмә мэриясендә Истанбулдагы “TTAF” концерны вәкилләре белән очрашу узды. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Очрашуны шәһәр мэры Линар Закиров үткәрде. Фикер алышу өчен төп тема – Бөгелмә электр насосы заводы территориясендә производство урнаштыру мөмкинлеге мәсьәләсе булды.

Концернга 2003 елда нигез салынган, дөньяның 65тән артык иленә экспортлана торган төрле продукция җитештерү буенча зур тәҗрибәсе бар. Компания урам һәм сәнәгать яктыртуы, телекоммуникация, автомобиль, оборона, аэрокосмик сәнәгать өчен тоташтыргычлар җитештерә һәм экспортлый.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10