ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Аксубайда көчле җил мәктәп түбәсенә зыян салган

2 май 2019, 17:38 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Аксубайда көчле җил мәктәп түбәсенә зыян салган Ремонт эшләре 3 майга планлаштырылган.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Аксубайда көчле җил 3нче мәктәп түбәсен бөкләгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 15.40 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Аксубайда көчле җилнең 3нче мәктәп түбәсенә зыян китерүе турында хәбәр килде», - дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән Аксубай янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре көчле җил 25 метр мәйданда түбә калаен бөкләвен ачыклаган.

Һәлакәттә беркем зыян күрмәгән. Ремонт эшләре 3 майга планлаштырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10