ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Көньяк Сахалинда балалар өчен Сабантуй үткәреләчәк

2 май 2019, 16:55

Сабантуйда Казан кунагы һәм Ерак Көнчыгыш иҗади берләшмәләре чыгышлары көтелә.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). 4 майда Көньяк Сахалинда Гагарин исемендәге шәһәр паркында балалар өчен мәдәни-спорт дуслык бәйрәме узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада зур күңел ачу мәдәни-спорт программасы тәкъдим ителәчәк. Бәйрәмдә оештырылган мастер-классларда чәкчәк пешерергә һәм милли курчаклар ясарга өйрәтәчәкләр.

Моннан тыш, халык кәсебе, «Кунакчыл татар йорты» татар әдәбияты, «Габдулла Тукайның әкият дөньясы» бәйгесе рәсемнәре күргәзмәләре эшләячәк.

Бәйрәмнең иң нәни кунаклары өчен махсус концерт-уен программасы белән балалар мәйданчыгы, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән уеннар үткәрү өчен мәйданчык һәм «ачык микрофон» оештырылачак. Сабантуйда Казан кунагы һәм Ерак Көнчыгыш иҗади берләшмәләре чыгышлары көтелә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10