ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Владимир Путин балалар пособиеләрен пропискага бәйләмәскә рөхсәт итте

2 май 2019, 16:46

Дәүләт Думасы спикеры билгеләп үткәнчә, кабул ителгән закон "балалы гаиләләргә үзләренә тиешле акчалата түләүләр алырга ярдәм итәчәк".

(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин фактик яшәү урыны буенча беренче яки икенче бала тудырган яки уллыкка алган өчен түләү билгеләү турындагы законга кул куйды. Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

  • Гамәлдәге законнар нигезендә, түләү билгеләү турында гариза граждан тарафыннан яшәү урыны буенча гына бирелергә мөмкин.

Закон проектына аңлатма язуында хәбәр ителгәнчә, закон түләү билгеләү турында гариза граждан шулай ук Россия Федерациясендә булу яки фактик яшәү урыны буенча да бирелергә мөмкин. Түләү алучылар яшәү урынын үзгәртү яки фактик яшәү урынын илнең тиешле башкарма хакимияте органнарына хәбәр итәргә тиеш дип билгели.

Икенче бала тууга яки уллыкка алынуга бәйле рәвештә түләүләр алган вакытта гражданнар социаль яклау төбәк органнары яки Россия Пенсия фондының территориаль органнарына хәбәр ителергә тиеш, дип аныклана. Айлык түләү билгеләү турында мәгълүмат социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылачак.

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, кабул ителгән закон "балалы гаиләләргә үзләренә тиешле акчалата түләүләр алырга ярдәм итәчәк".

"Бу карар башка шәһәргә күчеп китүчеләргә ярдәм итәчәк. Бүген гариза бирү өчен даими теркәү урыны буенча килергә кирәк. Бу кешеләр өчен зур кыенлыклар тудыра. Еш кына гражданнар үзләренә тиешле акчаны алмый", - диде Володин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10