ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тукай музее янында бөек шагыйрьгә багышлап граффити ясаганнар

2 май 2019, 14:31 , Фото: Салават Камалетдинов

Тукай музее янында бөек шагыйрьгә багышлап граффити ясаганнар Портрет фонында казанлылар фотога төшә башлаган.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанның Сәфьян Ибраһимов урамы тугызынчы йорт бинасы диварына күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның портретын ясаганнар. Бу хакта “Татар-информ” фотохәбәрчесе Салават Камалетдинов хәбәр итте.

Салават Камалетдинов сүзләренчә, граффитины диварга Тукайның туган көнендә ясаганнар. “Әлеге бина Габдулла Тукай музее янында урнашкан. Тукай портреты фонында Казан халкы инде фотога да төшә. Граффитины соңыннан буярлар дип уйлыйм”, - дип сөйләде ул.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10