ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

ОСАГО кәгазь һәм электрон полислары тигез статус алды

2 май 2019, 11:49

Яңа закон ОСАГО буенча рискларны яңадан иминиятләштерүне кире кага.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин электрон һәм кәгазь ОСАГО полислары статусын тигезли торган закон имзалаган. Бу турыдагы документ рәсми хокукый мәгълүмат интернет порталында чыкты.

Яңа закон автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисларына, кәгазь яки электрон документ буларак рәсмиләштерелүгә карамастан, уникаль номерлар биреләчәк.

Моннан тыш, яңа закон ОСАГО буенча рискларны яңадан иминиятләштерүне кире кага. Шулай ук евроберкетмәләрне электрон рәсмиләштерү мөмкинлеген кертә.

Законның күпчелек нигезләмәләре рәсми басылып чыкканнан соң, 180 көннән үз көченә керергә тиеш. Аннары машина йөртүчеләр полисның кәгазь вариантын үзләре белән йөртергә тиеш түгел.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10