ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Көньяк Сахалин татарлары Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләгән

2 май 2019, 12:04

Сахалиндагы милләттәшләр "Хәтер вакыттан көчлерәк" акциясен башлап җибәрде.
(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Көньяк Сахалин татарлары Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә "Хәтер вакыттан көчлерәк" акциясе уздырган. Бу хакта Сахалин өлкәсе татар-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Проект танылган җырчы Ренат Ибраһимовның продюсерлык үзәге һәм Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. 
 
Сахалинда исә акцияне оештыруда татар милли-мәдәни автонмиясеннән тыш, "Туган тел" татар мәдәни үзәге активистлары, Сахалин өлкәсе азәрбәйҗаннар диаспорасы, Көньяк-Сахалин мәчете, 5 нче номерлы мәктәп укучылары уздырган. 
 
Ветераннар өчен милли ризыклардан өстәл әзерләнгән, бүләкләр тапшырылган. Ветераннар исә хәтирәләре белән бүлешкән, шигырьләр сөйләгән, җырлар җырлаган.  
 
  • "Хәтер ваыттан көчлерәк" акциясе Казанда, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә уздырыла. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10