ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роспотребнадзор Һиндстанда дуңгыз гриппы таралу турында кисәтә

2 май 2019, 11:11

Бу чирдән 49 кеше үлгән.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Һиндстанда дуңгыз гриппы таралу сәбәпле, Роспотребнадзор Россиядә яшәүчеләрне вакцинацияләү мөмкинлеге турында кисәтте. Бу турыда РИА-Новости хәбәр итә.

Һиндстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019 елның гыйнвар башыннан илнең төрле штатларында, илнең төньяк-көнчыгышындагы иң зур Раджастаннан башлап кешедә A/H1N1 дуңгыз гриппы йоктыру очраклары теркәлгән.

Бу штатта гыйнвар ахырында дуңгыз гриппы расланган 1100 дән артык очрак теркәлгән. 49 кеше үлгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10