ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Нью-Йоркта Сабан туе 16 июньдә узачак

2 май 2019, 10:51 , Фото: архив/Рамиль Гали

Нью-Йоркта Сабан туе 16 июньдә узачак Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, ел саен Нью-Йорк Сабан туе 300-500 кешене җыя.
(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Нью-Йорк шәһәрендә быел Сабан туе 16 июньдә узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына милли бәйрәмне алып баручы Ильмир Әхмәтҗанов хәбәр итте. 
 
Нью-Йорк Сабан туена Американың башка штатларыннан да кунаклар җыела. 2015 елда, мисал өчен, бәйрәмдә Нью-Джерси, Коннектикут, Мэриленд, Пенсильвания штатларыннан катнашучылар булган. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, ел саен Нью-Йорк Сабан туе 300-500 кешене җыя. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10