ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары секундына 22 метр тизлектә көчле җил турында кисәтә

2 май 2019, 09:22 , Фото: архив tatar-inform

Татарстан синоптиклары секундына 22 метр тизлектә көчле җил турында кисәтә Көндез яңгыр яварга мөмкин, һава температурасы 18 градуска кадәр җылы булачак.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Бүген, 2 майда,  Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез алмашынучан болытлы һава, яңгыр яварга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә көньяктан салмак җил, иртән һәм көндез көчле җил. Урыны белән секундына 17-22 метр тизлектә көчле җил турында кисәтә.

Республиканың көнчыгыш районнарында туфракта -1 градуска кадәр кырау төшүе көтелә. Көндез һава температурасы 13-18 градус җылы була. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10