ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Минзәләдә зиратлар тәртипкә китерелә

2 май 2019, 08:00 , Фото: menzela.ru/

Минзәләдә зиратлар тәртипкә китерелә Шәһәрнең Төньяк юлы өстендәге татар һәм рус зиратларында өмә оештырылды.
(Казан, 2 май, "Татар-информ", "Минзәлә", Флура Мусина). Минзәләдә зиратлар тәртипкә китерелә. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Шәһәрнең Төньяк юлы өстендәге татар һәм рус зиратларында өмә оештырылды. Анда шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары катнашты. Өмәгә 100гә якын кеше җыелды. Үзләре белән эш кораллары да алып килгәннәр иде.
 
Өмәдә катнашучылар тулы куәткә эшләсеннәр өчен чүп тутыру өчен пакетлар белән тәэмин итүдән тыш, агач кисүче, 7 берәмлек техника (6 КамАЗ, бер погрузчик) куелган иде.
 
Район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев сүзләренчә, мондый өмәләр елга ике тапкыр, язын һәм көзен үткәреләчәк. 
 
Беренче чиратта зиратлар янындагы территория һәм керү юлы тәртипкә китерелә: комачаулык тудыручы агач-куаклар киселә. Өмәчеләрнең бер төркеме тырмалар белән чүп үләнннәрен җыештыралар. Чүпләрне капчыкларга тутырып, үләннәрне, киселгән агачларны машиналарга төяп баралар. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10