ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Спас районы Балымер кырларында горчица белән соя үстерәләр

2 май 2019, 05:00 , Фото: spas-rt.ru/

Спас районы Балымер кырларында горчица белән соя үстерәләр Хуҗалыкта горчица мәйданы 280 гектар, сояныкы 23 гектарны тәшкил итә.
(Казан, 2 май, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районы Балымер авылы кырларында горчица белән соя үстерәләр. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Бу көннәрдә Юрий Семушкин крестьян (фермер) хуҗалыгы басуларында эшләр кайнап тора. Хуҗалыкта әле 22 апрельдә үк тиешле агротехник чараларны үтәүгә керештеләр. 
 
Хуҗалыкның баш агрономы Владимир Осипов сүзләренә караганда, көзге культуралар әйбәт кышлаган. Әмма биредә күбрәк сабан культуралары, шул исәптән горчица белән сояга күбрәк өстенлек бирәләр. 
 
Бу культураларны хуҗалыкта узган елда игә башлаганнар. Уңышы ярыйсы гына чыккан, өстәвенә, горчица белән сояга базарда сорау һәрвакыт зур.
 
Моны исәпкә алып, горчицаның мәйданын арттырганнар: узган ел аны 160 гектарда үстергән булсалар, быел инде 280 гектарда чәчүне планлаштырганнар. 23 гектарда соя игеләчәк, карабодай мәйданы да йөз гектардан артып китә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10