ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Болгарда урман янгыннарын сүндерүчеләр ярышты

2 май 2019, 01:00 , Фото: spas-rt.ru/

Болгарда урман янгыннарын сүндерүчеләр ярышты Конкурста республиканың төрле районнарыннан килгән илледән артык урманчы катнашты.
(Казан, 2 май, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Болгар урман хуҗалыгы территориясендә “Иң яхшы урман янгынын сүндерүче – 2019 “ Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының региональ этабын үткәрделәр. Бу хакта Спас районы газетасы хәбәр итә.
 
Конкурста республиканың төрле районнарыннан килгән 50 дән артык урманчы катнашты.
 
Бу көн программасына шулай ук республика территориясендә табигый янгыннарны кисәтү һәм аларны сүндерү буенча семинар-киңәшмә дә кертелгән иде. Семинар барышында урман янгыннарын махсус көчләр һәм техника ярдәмендә сүндерү ысулларын да күрсәтте.
 
Өйрәнүләрне оештыручылар алдан төзегән план буенча, урманнарны саклаучылар үлән һәм коры чыбык-чабык яна башлаган урынны эзләп табарга тиеш. Ул да түгел, ут телләре янәшәдәге нарат урманына “күчә”, янәшәдә торган йортларга куркыныч яный. Янгынчылар тиз эш итү нәтиҗәсендә, дөрләп яна башлаган утны тиз сүндерде.
 
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынга Рәис Шәкуров (“Саба урман хуҗалыгының өйрәнү-тәҗрибә хуҗалыгы” учреждениесе), икенче урынга Максим Миронов (“Болгар урман хуҗалыгы” учреждениесе) чыкты. Өченче урында – Александр Кондратьев (“Урманнарны янгыннардан саклау үзәге” дәүләт учреждениесе).
Җиңүче шушы елның сентябрь аенда “Иң яхшы урман янгынын сүндерүче – 2019 “ Бөтенроссия конкурсында Татарстан данын якларга тиеш.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10