ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тукай районында бер көнне дүрт янгын чыккан

2 май 2019, 03:00

Районда янгынга каршы махсус режим кертелде.
(Казан, 2 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Соңгы арада Тукай районында янгын очраклары саны ешая бара. Әйтик, 26 апрельдә бер көндә дүрт очрак теркәлде. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
 
"Дизелист" бакчачылык ширкәтендә ике мунча, "Транспортник"та йорт янды. Кырныш авылында үләнгә ут капты, ялкын ихатадагы төзелеш объектына да үрләде. Электр төзексезлеге аркасында Иске Җирекле авылында да мунча янды.
 
25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Ул янгынга каршы көрәшне көчәйтүгә, янгыннар санын киметүгә һәм аларның тискәре нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерелгән.
 
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык ике тапкыр арта. Мисал өчен, гражданнар өчен штрафның күләме 2-4 мең сум, вазифадагы затларга – 15-30 мең сум, юридик затларга 200-400 мең сум тәшкил итәчәк. 
 
Шулай ук әлеге чорда республикада торак пунктлар территорияләрендә, бакчачылык ширкәтләрендә, балалар лагерьларында, урман-парк зоналарында һәм урман массивлары белән чикләнгән ачык территорияләрдә корыган үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык утта (учаклар, мангаллар) ризык пешерү һәм пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10