ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Мәдәният

Фәнис Җиһанша Казан кинофестиваленең казанышларын һәм кимчелекләрен әйтте

1 май 2019, 17:39 , Фото: Рамиль Гали

Фәнис Җиһанша Казан кинофестиваленең казанышларын һәм кимчелекләрен әйтте Фәнис Җиһанша Казан халыкара мөселман кинофестивале дирекциясенең башка ил кинофорумнары белән килешүләр төзүен уңай бәяли.

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Театр һәм кино актеры Фәнис Җиһанша Казан кинофестиваленә бәйле уй-фикерләре белән уртаклашты. Кинофестивальгә “Су анасы” фильмын тәкъдим итүчеләрнең берсе булган танылган актер Казан кинофестиваленә кагылышлы фикерләрен «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

Фәнис Җиһанша Казан халыкара мөселман кинофестивале дирекциясенең башка ил кинофорумнары белән килешүләр төзүен уңай бәяли. “Казан кинофестивале әлеге кинофорумнар аша да танытылачак. Бер баш көчле, өч баш көчлерәк. Дуслар булуы бик яхшы”, - ди ул.

Актер кинофестивальне таныту өчен Казан уртасында уздырырга кирәк дип саный. “Шәһәр үзәгенә халыкны китерү дә уңайлырак булыр иде. Иң беренче чиратта, без - актерлар да, камера артында торучылар да - барыбыз да тамашачы өчен эшлибез бит, бүләкләр һәм призлар җыяр өчен түгел”, - ди Фәнис Җиһанша

Киноактер Казан кинофестивале турында оештыручыларның рус телендә генә мәгълүмат бирүенә аптырый. “Фестиваль турында мәгълүмат белән танышырга социаль челтәрләргә кергәч, Казанда уза торган фестивалебезнең шәхси аккаунтлары бары бер телдә, рус телендә генә алып барылуын күрдем. Бу бик сәер”, - ди ул.

“Татар телле белгечләре юкмы, әллә халыкара кино бәйрәменә килүчеләр барыбер аңламыйлар дигән сәясәтме? Ә бит залларда, күбесе безнең тамашачы. Ак яулыклы әбиләрдән алып, зыялы татарларыбыз, милли гимназияләребез укучыларына кадәр бар”, - ди Фәнис Җиһанша.

  • Алексей Барыкинның “Су анасы” фильмы Казан кинофестиваленең Милли конкурсында катнашты. Фәнис Җиһанша фильмда үзе үк этнографик музей җитәкчесе булган авыл мулласы ролен башкара.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10