ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Теләчедә Шамил Закиров исемендәге Төбәкара театр коллективлары конкурсы узды

1 май 2019, 22:00 , Фото: tulachi.ru/

Теләчедә Шамил Закиров исемендәге Төбәкара театр коллективлары конкурсы узды Бәйгедә районның “Сердәш” халык театры Гөлшат Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай” спектаклен күрсәтте.
(Казан, 1 май, "Татар-информ", "Теләче информ", Фәнил Гаязов). 28-29 апрель көннәрендә Теләче  район мәдәният йортында Шамил Закиров исемендәге Төбәкара театр коллективлары конкурсы узды. Бу хакта җирле басма яза.
 
Бәйгедә Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы “Мизгелләр” татар халык театры да чыгыш ясады.  
 
Алар ТР Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе урынбасары Гали Габдрахманов җитәкчелегендәге мәртәбәле  жюри һәм тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллинның “Гөргери кияүләре” комедиясен  тәкъдим итте.
 
Ә районның “Сердәш” халык театры Гөлшат Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай” спектаклен күрсәтте. 
 
Үзешчән артистларыбызның чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды.
 
Азактан “Сердәш” халык театры артистларын премьера белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов, Казаннан килгән белгечләр котлады һәм үзләренең фикерләрен җиткерде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10