ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы, Фән һәм мәгариф

Сәмәркандта фәнни конференциядә татар халык авыз иҗаты белән таныштырдылар

1 май 2019, 14:15 , Фото: Чулпан Зарипова-Четин

Сәмәркандта фәнни конференциядә татар халык авыз иҗаты белән таныштырдылар Фәнни җыенда Татарстанны Төркиянең Кавказ университеты галиме Чулпан Зарипова-Четин тәкъдим итә.

(Истанбул, 1 май, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Шушы көннәрдә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә үтүче VI Евразия телләре һәм гуманитар фәннәр конференциясендә татар риваятьләре һәм легендалары турында доклад укылды. Бу хакта милләттәшебез, филология фәннәре кандидаты Чулпан Зарипова-Четин хәбәр итә.

Фәнни чарада Төркиянең Кавказ университеты галиме Чулпан Зарипова-Четин “Татар легенда һәм риваятьләрендә Аксак тимер шәхесе”, “Болгар шәһәренең җимерелүен аңлаткан татар риваятьләрендә Аксак Тимер имиджы” дип аталган ике доклад белән чыкты.

  • 30 апрель - 1 май көннәрендә уза торган конференцияне Сәмәрканд университеты, Абай исемендәге педагогия университеты, Б.Н.Ельцин исемендәге Урал федераль университеты, Лондон, Вена кебек чит ил шәһәрләрендәге югары уку йортлары бергәләп оештырган. Анда 140тан артык галим катнаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10