ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Истанбул симпозиумында татар хатын-кызларының укымышлылыгы турында сөйләделәр

1 май 2019, 12:14 , Фото: Рушания Алтай, Зара Кәбирова

Истанбул симпозиумында татар хатын-кызларының укымышлылыгы турында сөйләделәр XII халыкара студентлар фестивале кысаларында оештырылган симпозиумда Зара Кәбирова Татарстанны тәкъдим итте.

(Истанбул, 1 май, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Истанбулда Халыкара студентлар җәмгыятьләре федерациясе оештырган Студентлар симпозиумында Татарстан һәм татар хатын-кызларының белем дәрәҗәсе турында сөйләделәр. Бу турыда Зара Кәбирова хәбәр итте.

Төркия югары уку йортларында фәнни хезмәт язучы Чаллы кызы Зара Кәбирова җыендагы “Хатын-кыз студентларының төп проблемалары һәм аларның чишелеш юллары” утырышында Төркиядә укуның үзенчәлекләре һәм татар хатын-кызларының белемгә омтылышлары турында сөйләде, Татарстандагы уку-укыту системасы белән таныштырды.

Төрле илләр белән чагыштырып, Зара Кәбирова Татарстан һәм татар хатын-кызларының белем дәрәҗәләренең югары булуын, татарларда укымышлы булуның өстенлеген аңлатты.

Халыкара студентлар симпозиумы 1 февраль - 4 май көннәре арасында 51 илдә, 91 шәһәрдә “Көнчыгыштан көнбатышка гадел бер дөнья өчен” шигаре астында оештырылган XII халыкара студентлар фестивале кысаларында үтә.

Симпозиум эшчәнлеге “Чит ил студентларының Төркия турындагы фикере”, “XXI гасыр кешесе булу”, “Хатын-кыз студентларының төп проблемалары һәм аларның чишелеш юллары”, “Төркиядә хатын-кыз студенты булу” дип исемләнгән утырышлардан гыйбарәт.

Халыкара студентлар җыенында Россия Федерациясен тәкъдим итүче татар кызы Ләйсән Гыйләҗева исә “Чит ил студентларының Төркия турындагы фикере” утырышында фикерләре белән уртаклашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10