ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казан укучысы тормыш иминлеге нигезләреннән олимпиадада абсолют җиңүче булды

1 май 2019, 17:19 , Фото: mon.tatarstan.ru

Казан укучысы тормыш иминлеге нигезләреннән олимпиадада абсолют җиңүче булды Татарстаннан тагын 11 укучы олимпиаданың финал этабы җиңүчеләре һәм призерлары дипломын яулады.

(Казан, 1 май, "Татар-информ"). Казанның 19нчы гимназиясе укучысы Камил Басыйров тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче булды. Татарстаннан тагын 11 укучы олимпиаданың финал этабы җиңүчеләре һәм призерлары дипломын алып кайтты.  Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нальчикта 21 – 27 апрельдә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда 62 төбәктән 191 катнашучы, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 12 бала катнашты.

Җиңүчеләрне һәм призерларны Кабардино–Балкария дәүләт университетының А. Н. Сокуров исемендәге иҗади остаханә уку театрында хөрмәтләделәр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10