ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстан укучылары "Яшь фермер” Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

1 май 2019, 10:39 , Фото: mon.tatarstan.ru

Татарстан укучылары Югары Ослан районының Матюшино мәктәбе командасы "Инновацион проектлар" номинациясендә җиңү яулады.

(Казан, 1 май, "Татар-информ"). Татарстанның Югары Ослан районының Матюшино мәктәбе командасы "Яшь фермер" VII Бөтенроссия интеллектуаль уенының йомгаклау этабына кадәр барып, "Инновацион проектлар" номинациясендә җиңү яулады. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия авыл яшьләре берлеге һәм Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган уенның финалында Воронежда бөтен илдән кырык яшь аграрчылар командасы җыелды.

Уеннарны җиде ел үткәрү дәверендә 8 меңнән артык кеше катнашты. 2016 елда беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен, ә 2018 елда яшь белгечләр өчен номинация бирелде, диелгән бу хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10