ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Мәктәп волейбол лигасының финал ярышларына старт бирде

1 май 2019, 09:44 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Мәктәп волейбол лигасының финал ярышларына старт бирде
 Хәзер Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында Мәктәп волейбол лигасы турнирлары узачак, диде парламент башлыгы.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Кичә Казанда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республика Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Мәктәп волейбол лигасының финал ярышларына старт бирде. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин волейбол спортының бөтен республика буенча актив үсүен җиткерде. «Олимпия спорт төрләренә кертелгән барлык спорт төрләрен без үзебездә үстерәчәкбез», - диде ул.

«Волейбол хәрәкәте горизонтларын тагын да киңәйтү турында уйландык. Волейбол белән кызыксыну белдергән гомуми белем бирү учреждениеләрендә яшьләр резервын күрдек. Шулай итеп Мәктәп волейбол лигасы кебек масштаблы проектны гамәлгә ашыру идеясе туды», - дип өстәде Татарстан Волейбол федерациясе президенты.

Ул Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында волейбол үсеше алга таба да дәвам итәчәк, дип ышандырды. «Бүгенге финал уеннары белән без бөтен республикага старт бирдек. Хәзердән башлап барлык шәһәр һәм районнарда Мәктәп волейбол лигасы турнирлары узачак, ә финалны Казанда Волейбол үзәгендә үткәрәчәкбез», – диде Мөхәммәтшин.

Кичә лига кубогы өчен Казанның 16нчы һәм 75нче гимназияләре яшүсмерләре, шулай ук 89 һәм 141нче мәктәп кызлар командалары көч сынашты. Җиңүне 75нче гимназия һәм 141нче мәктәп укучылары яулады.

Турнир ел башында старт алды һәм Казан мәктәпләре, гимназияләре һәм лицейлары укучылары арасында узды. Беренче этапта Казанның 120 мәктәбеннән 5,5 меңнән артык укучы катнашты.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10