ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әгерҗе хоккейчысы уйнаган Россия командасы чемпионатта көмеш медаль яулаган

1 май 2019, 04:00 , Фото: архив/Владимир Васильев

Әгерҗе хоккейчысы уйнаган Россия командасы чемпионатта көмеш медаль яулаган Швециядә яшүсмерләр арасында хоккей буенча Дөнья чемпионатының финал уеннары булды.

(Әгерҗе, 1 май, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе хоккейчысы Максим Грошев уйнаган Россия командасы Дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады.  Уен 4:3 исәбе белән Швеция командасы файдасына төгәлләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Швециядә яшүсмерләр арасында хоккей буенча Дөнья чемпионатының финал уеннары булды.

Россия командасыннан көндәшләре капкасына алка кертүчеләр арасында Максим Грошевның да булуы аеруча горурлык хисләре уятты.

Яшүсмерләрнең Швеция командасы тарихта беренче тапкыр чемпион исемен яулады. Икенче урында – Россия. Өченчедә – Канада командасын 5:2 исәбе белән җиңгән Америка уенчылары.

Россия командасының финалга 2009 елдан бирле чыкканы юк иде. Илебезнең яшь хоккейчылары, Дөнья чемпионнары булып, 2007 елда танылдылар. 2000, 2002, 2008 елларда көмеш медаль ияләре булдылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10