ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан кинофестивале гран-при иясенә бер миллион сум акча тапшырылды

30 апрель 2019, 21:20 , Фото: Рамиль Гали

Казан кинофестивале гран-при иясенә бер миллион сум акча тапшырылды Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды.

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман кинофестивалендә быел беренче тапкыр гран-при иясенә акчалата приз бирелде. 1 млн сум призны Кыргызстан фильмы алды.

Кинофестивальнең гран-приына быел кыргыз режиссеры Айбәк Дайәрбәковның “Агач җыры” исемле фильмы лаек булды. Гран-при иясенә бер миллион сум акчалата премия тапшырылды. Кинофестивальнең башкаручы директоры Миләүшә Айтуганова гран-при иясенә 1000000 сум акчаның беренче тапкыр тапшырылуын әйтте.

  • Казан халыкара мөселман кинофестиваленең приз фонды – 2 млн 300 мең сум. Татарстан Президенты премиясе - 500 000 сум. “Россия – ислам дөньясы” конкурсы җиңүчесе 300 мең сум алды. Милли конкурсның дүрт лауреатына 500 мең сум тапшырылды.

Милли конкурс лауреатлары - Илшат Рәхимбай, Юрий Гвоздь, Әмир Сальянов, Кронид Сазонов.

Илшат Рәхимбай кинофестивальдә Гөлзада Сафиуллинага багышланган “Катлаулы бизәк” фильмы белән катнашты.

Иң яхшы документаль фильм дип Юрий Гвоздьның “Татарстанның рухи чишмәләре” фильмы табылды. Әмир Сальяновның "Югалган юл” фильмы иң яхшы кыска метражлы милли фильм буларак игълан ителде. Балалар өчен төшерелгән милли фильм номинациясе “Үрмәкүч А4. Югалганнар” фильмы өчен Кронид Сазоновка тыпшырылды.

Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды. Җиңүчеләрне Эрмитаж залында котладылар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10