ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

«Ак Барс»тан сигез хоккейчы китте

30 апрель 2019, 20:27 , Фото: скриншот поста instagram.com

«Ак Барс»тан сигез хоккейчы китте
Казан клубы элеккеге уенчыларына киләчәк карьераларында уңышлар теләде.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Сигез хоккейчы - капкачы Александр Шарыченков, сакчылар Пол Постма, Рафаэль Батыршин һәм Андрей Марков, һөҗүмчеләр Антон Ландер, Роб Клинкхаммер, Алексей Потапов һәм Федор Малыхин Казан «Ак Барс» хокейчылары сафыннан китте. Бу хакта команданың социаль челтәрдәге рәсми битендә хәбәр ителә.

Татарстан башкаласы клубы узган сезонда Гагарин Кубогын алуга өлеш керткән уенчыларга рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә аларга уңышлар теләде. «Сез «Ак Барс» җанатарларына биргән уен һәм эмоцияләр өчен рәхмәт!» - диелгән хәбәрдә.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» Казан клубының сигез уенчыга квалификация тәкъдимнәре җиткерүен хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10