ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Кайбыч башкарма комитетының элеккеге ярдәмчесен хөкем иттеләр

30 апрель 2019, 18:40

Ир дәүләт сере булган мәгълүматларны рөхсәт булмаган затка тапшырган.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда дәүләт серен фаш иткән өчен Кайбыч районы башкарма комитетының элеккеге ярдәмчесен хөкем иттеләр. Бу хакта Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе сер саклау режимын тәэмин итү буенча инструкция таләпләрен бозып, дәүләт сере булган мәгълүматларны рөхсәт булмаган затка тапшырган», - дип сөйләделәр ведомствода.

Нәтиҗәдә, «Дәүләт серен фаш итү» маддәсе буенча, Татарстан Югары суды аңа ике ел дәвамында дәүләт вазифаларын биләү хокукын чикләп, шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10