ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда 15 яшүсмер үзмәшгуль буларак теркәлде

30 апрель 2019, 18:29 , Фото: архив/Султан Исхаков

Татарстанда 15 яшүсмер үзмәшгуль буларак теркәлде Тимур Нагуманов сүзләренә караганда, эксперимент балигъ булмаганнарга интернет-хезмәт хакларын легальләштерергә ярдәм итә.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда 15 балигъ булмаган бала үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән. Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә яшүсмерләр үз эшчәнлекләрен легальләштерергә тырыша, дип сөйләде.

«Әлегә балигъ булмаганнар арасында 15 кеше теркәлгән. Үзмәшгульлек режимы 14 яшьтән теркәлергә һәм легаль киңлектә эшли башларга мөмкинлек бирә. Бу яшүсмерләрне кызыксындыра, чөнки аларның күбесе Интернетта эшли. Агрегаторларны файдалану өчен бүген рәсми статус кирәк, аннан башка юридик затлар белән эшләргә ярамый», – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Бизнес-омбудсмен яшь эшкуарлар өчен бернинди чикләүләр дә каралмаган, бары тик ата-аналарның ризалыгы гына кирәк, дип аерым басым ясап әйтте. Киләчәктә экспериментка балигъ булмаган бизнесменнарны күбрәк җәлеп итү планлаштырыла.

«Татарстанда мәгълүмат бирү буенча эш актив рәвештә алып барыла башлады - балаларга булган мөмкинлекләр турында аңлату һәм мәгълүмат бирү бурычы бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушты һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы бу мәсьәләдә эшкә керешә башлады», – дип өстәде Нагуманов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10