ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Самарада өлкә Сабан туе 12 июньдә үтәчәк

30 апрель 2019, 17:46

Халыклар дуслыгы йортында өлкә Сабан туен оештыру һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). 29 апрельдә Халыклар дуслыгы йортында өлкә Сабан туен оештыру һәм үткәрү буенча җыелыш узды. Бу хакта "Самара татарлары" сайты хәбәр итә.

Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әнвәр Горланов һәм “Туган тел" өлкә татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров чыгымнарның бер өлешен үз өсләренә алырга әзер булуларын белдерделәр. Бәйрәмнең минималь бюджеты 700 мең сум тәшкил итә.

Сабан туенда Самарада булган барлык татар иҗтимагый оешмаларына үз күргәзмәләрен оештырырга кирәклеге әйтелде. Анда аларның ни белән шөгыльләнгәннәре, ничек яшәүләре, нинди эшләр башкарулары чагылачак. Шулай ук иҗат коллективлары һәм үзешчәннәр концерт номерлары белән чыгыш ясаячак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10