ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Марий Элда узган “Сылукай -2019” конкурсы җиңүчесе билгеле

30 апрель 2019, 15:28 , Фото: tatar-congress.org

Марий Элда узган “Сылукай -2019” конкурсы җиңүчесе билгеле “Сылукай -2019” исеменә быел Идел буе дәүләт технология университеты студенты Айгөл Рәхимова лаек булды.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). Марий Эл Республикасының “Республиканың татар мәдәнияте үзәге”ндә шаулап – гөрләп “Сылукай -2019” конкурсы узды. Гадәттәгечә, бу конкурсның җиңүчесе ел саен Халыкара “Татар кызы” конкурсында республика данын яклый. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

“Сылукай -2019” исеменә быел Идел буе дәүләт технология университеты студенты Айгөл Рәхимова лаек булды. Айгөл уку белән эшне бергә үреп бара. Шуның өстенә ул “Бердәмлек” яшьләр җәмгыятенең актив әгъзасы.

Спортсмен кыз Рәсәй күләмендә уза торган ярышларда университет данын яклый. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10