ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

9 Май көне Уфада күп еллар дәвамында беренче тапкыр зур хәрби парад узачак

30 апрель 2019, 14:39 , Фото: bashinform.ru/Олег Яровиков

9 Май көне Уфада күп еллар дәвамында беренче тапкыр зур хәрби парад узачак Бөек Ватан сугышы елларындагы хәрби техниканы Мәскәү өлкәсендә уникаль «Техника музее»н оештырган Вадим Задорожный тәкъдим итәчәк.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). 9 Май көнне Уфаның Октябрь проспектында күп еллар дәвамында беренче тапкыр сугышчан техника һәм хәрбиләр катнашында масштабы ягыннан тиңдәше булмаган парад узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Бөек Ватан сугышы елларындагы хәрби техниканы Мәскәү өлкәсендә уникаль «Техника музее»н оештырган Вадим Задорожный тәкъдим итәчәк. Красногорскидан китерелгән техникадан тыш, Башкортстан хәрби бүлекчәләре дә үз техникасын күрсәтәчәк.

Чарада шулай ук хәрби бүлекчәләр, көч структуралары вәкилләре, хәрби уку йортларында белем алучылар да катнашачак. Парад урамнарда урнаштырылган экраннар аша трансляцияләнәчәк.

Уфада яшәүчеләр хәрби һәм ретро-техника белән (алар арасында Артур Насыйров коллекциясендәге автомобильләр дә бар) күргәзмәдә якыннанрак таныша алачак. Ул 8 майда Ленин исемендәге мәйданда ачыла һәм ике көн дәвам итәчәк. Җиңү паркында ПСК-6 ретро-гаражы үз техникасын тәкъдим итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10