ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Нәзарәт сайтында “Рамазан-2019: төп сораулар” рубрикасы ачылды

30 апрель 2019, 13:29 , Фото: dumrt.ru

Нәзарәт сайтында “Рамазан-2019: төп сораулар” рубрикасы ачылды Яңа рубрика сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга җаваплар табу мөмкинлеген бирә.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). Рамазан-шәриф алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтында “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә “Рамазан-2019: төп сораулар” рубрикасы эшли башлады. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Яңа рубрика сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка гамәлләрнең тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.

Шулай итеп, әлеге рубрикада ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе, фитыр сәдакасын бирүнең минималь күләме, фидия һәм 2019 елда Рамазан аенда нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләү һәм башкалар буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган.

Шулай ук алда тиздән үткәрелүче республикакүләм ифтар, әлеге зур чараны оештыру һәм үткәрү өчен өлеш кертү ысуллары, Казанда һәм Татарстанда ифтар кылу урыннары турында белергә мөмкин.

Әлеге рубрика Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торылачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10