ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Алексей Барыкин: Журналистлар, фильм чыкканчы ук зарланып, шоу ясадылар

30 апрель 2019, 09:11 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Алексей Барыкин: Журналистлар, фильм чыкканчы ук зарланып, шоу ясадылар Сүз "Су анасы" фильмы һәм журналистларның Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашуы турында бара.

(Камал, 30 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Режиссер Алексей Барыкин Татарстан кинематографиясе тирәсендә негатив күп булуын әйтте. Казан кинофестиваленең милли кино номинациясендә катнашучы фильм авторлары белән үткән матбугат конференциясендә ул журналистлардан да зарланды.

“Без фильмнарны тәкъдим иткәдә елмаеп “Бездә бар да яхшы”, дибез. Ләкин гел алай түгел: кешеләрдә агрессия бар. Бездә негатив күп. Минем җаным яргаланып-җөйләнеп беткән. “Су анасы” фильмы прокатка чыгар алдыннан журналистлар үзләренең министр белән очрашулары вакытында фильмнан зарланып шоу оештырдылар”, - диде Алексей Барыкин.

Режиссер соңыннан үзен яклап шалтыратучылар булуын да әйтте. “Без зарланучылар белән килешмибез”, дип шалтыратучылар да булды. Андый шалтырату биш журналисттан килде”, - диде режиссер.

Сүз журналистларның Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашуы турында бара. Очрашу “Су анасы” фильмы журналистларга тәкъдим ителгәннең икенче көнендә оештырылган иде. Очрашуда ике журналист фильмны сыйфатсыз дип санавын әйтте. Әлеге зарлануларны очраклы гына режиссерның үзенә дә ишетергә туры килде.

Соңыннан фильмны яклап сүз әйтүчеләр арасында “Татар-информ” журналисты да бар иде.

  • “Су анасы” – Россия прокатына чыга алган беренче Татарстан фильмы. Алексей Барыкин фильмның үзен аклавы турында хәбәр итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10