ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актанышта авылдашлар җыенына йомгак ясадылар

30 апрель 2019, 06:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/

Актанышта авылдашлар җыенына йомгак ясадылар Чара авыллар тарихын барлауны, гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрне искә төшерү максатыннан оештырылган.

(Актаныш, 30 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Якшәмбе кичендә актанышлылар район мәдәният йортына, моңа кадәр күрелмәгән милли чарага авылдашлар җыенына җыйналды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Авыллар тарихын барлауны, гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрне искә төшерүне, җирлек халкының бердәмлеген, дуслыгын күрсәтүне алмаксат итеп куйган "Үткәннәрдән киләчәккә таба..." дип исемләнгән авыл җыеннары Актаныш районының һәр җирлегендә үтте.

Авыл халкы, туган-тумача, якташлар, кайткан кунаклар белән беррәттән бәйрәмне жюри әгъзаләре дә тамаша кылды. 28 апрель көнне исә авыл җыеннарына районкүләмендә йомгак ясалып, аның гала-концерты Ә. Афзалова исемендәге мәдәният йортында үтте.

Бинаның фойе өлешендә урнаштырылган авыл капкалары, авылларның атаклы шәхесләре, җирлекләрнең барлыкка килү тарихын тасвирлаган фотокүргәзмәләр, карталар белән район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге тулы бер команда танышты. 

Фестиваль–конкурска яхшы әзерләнгән мәдәният йортлары акчалата премия һәм мактау кәгазьләренә ия булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10