ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Актаныш эшмәкәрләре район башлыгы белән очрашты

30 апрель 2019, 00:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/

Актаныш эшмәкәрләре район башлыгы белән очрашты Район җитәкчелеге бүген эшмәкәрләргә юридик яктан да, белемнәрен үстерү, эшчәнлекләрен нәтиҗәле итү ягыннан да ярдәм итә.

(Актаныш, 30 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 29 апрельдә Актаныш районы Советының утырышлар залында урта һәм кече бизнес вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр катнашында чираттагы киңәшмә оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә айга бер тапкыр үтеп торучы мондый төр очрашулар әлеге тармак вәкилләре өчен мөһим чарага әверелде. Район җитәкчелеге бүген эшмәкәрләргә юридик яктан да, белемнәрен үстерү, эшчәнлекләрен нәтиҗәле итү ягыннан да ярдәм итә.

Эшмәкәрләрне борчыган сораулар уртага салып сөйләшенә, проблемалардан чыгу юллары табыла.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Эшмәкәрләргә ярдәм фондыннан чакырылган вәкилләр катнашындагы киңәшмә бүген дә бик җанлы барды. Чарага авыл башлыклары да чакырулы иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10