ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада Җиңү монументын төзекләндерү өчен 75 миллион сум бүлеп биреләчәк

30 апрель 2019, 09:00 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Түбән Камада Җиңү монументын төзекләндерү өчен 75 миллион сум бүлеп биреләчәк Мәйданда шулай ук электрон хәтер китабы да куелачак.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). 10 майдан Түбән Камада Җиңү монументы территориясен реконструкцияләүгә керешәчәкләр. Биредә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышында зур күләмле эшләр планлаштырылган. Реконструкция өчен 75 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Узган ялда район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов, район башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов һәм башка җитәкчеләр катнашында мәйдан территориясендә күчмә киңәшмә узды.

 

 

Менә Түбән Камада Бөек Җиңүнең 75 еллыгына территорияне яңартуга керешәләр. Реконструкция буенча төп эшләрне агымдагы елда башкару планлаштырыла, бу киләсе елга юбилей көне алдыннан барлык эшләрне дә тәмамлау мөмкинлеге бирәчәк. Күчмә киңәшмә кысаларында Түбән Кама мэры Айдар Метшин шундый бурыч куйды.

Яңартылган монумент территориясендә Түбән Кама геройларына – биш Советлар Союзы Герое һәм биш Дан орденының тулы кавалерына ун сын урнаштырылачак. 2016 елда әлеге бюстларны урнаштыру тәкъдиме белән ветераннар Советы шәһәр һәм район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән иде. Алар фикере хупланып, бу сыннарны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына урнаштыру турында карар кабул ителде.

 

Мәйданда шулай ук электрон хәтер китабы да куелачак. Монумент территориясендә махсус павильон ачылып, анда керү ирекле булачак, бирегә килгән һәр кеше интерактив җайланмадан үз туганы турында мәгълүмат таба алачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10